Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчачыларның 11 хатасы

Күп кенә бакчачылар помидор үстергәндә төрле проблемалар белән очраша. Иң еш җибәрелә торган хаталарга тукталыйк. Исемлек белән танышыгыз һәм уйлагыз: ә сез бу хаталарны җибәрмисезме?

1. Орлыкны дөрес сатып алмау
Томатларны күп итеп үстергәндә  гибридка өстенлек бирергә кирәк. Алар төрле авыруларга бирешми, уңдырышлылыгы сортлы помидорларга караганда 30%ка күбрәк.

2.Урынын дөрес сайламау
Ачык грунтка утыртырга кирәклеләрен – теплицага, ә теплица гибридларын  ачык грунтка утыртырга  һич ярамый.

3.Теплица өчен  пленканың дөрес сайланмаган булуы
Тәҗрибәсез бакчачы  теплица өчен иң калын пленканы сатып ала. Чөнки иң ышанычлысы, дип саный. Иң яхшысы  –  гидрофиль полиэтилен пленка.

4.Тәүлек әйләнәсе яктылык һәм югары температура
 Яктылык һәм җылырак булган саен яхшырак, дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Томат үсентеләре 15-16 сәгать яктылыкта  һәм төнлә  температура 8-10 градус булганда үзләрен яхшы хис итә.

5.Үсентене дөрес күчереп утыртмау
Сатучылар  томат үсентеләрен чәчәкле килеш сатарга ярата, имеш уңышны тизрәк бирәчәк. Ә бу дөрес түгел. Чәчәк аткан үсентене  җиргә күчереп утыртканда, чәчәкләрне өзәргә кирәк.

6.Помидорга көн саен су сибү
Бакчачылар  помидорга суны кыярга сипкән кебек, көн саен  сибә. Бу дөрес түгел. 7-10 көнгә бер сибәргә кирәк. Фитофтора  барлыкка килмәсен дисәгез, яфракка суны тидермәгез.

7.Артык ян сабакларын вакытында өзү
Үсенте 3-4 см булгач, ян сабакларын өзәргә кирәк.

8. Үсентене дөрес формалаштырмау
Бакчачылар көчле ян сабакларын сындырырга кызгана, ә бу дөрес түгел.

9. Калын сабаклар һәм эре яфраклар булмасын
Туфрак артык тиресле булса, шулай була.  Тирестән баш тартып, тамырны сульфат магний (0,5%) белән ашлагыз.

10. Авыруларны профилактикалау
Үсентеләр тишелеп чыккач ук профилактиканы башларга кирәк.  Авыру  килеп чыкканны көтәргә ярамый.

11.Гибрид орлыкларын әзерләү
Гибрид помидор орлыгын  киләсе  сезонга әзерләсәгез,  уңышны көтмәгез дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы сад огород дача садовод