Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчачылар игътибарына!

Үсентеләрне чәчү һәм утырту өчен иң кулай вакыт булып үсә торган ай фазасы тора. Әлеге тәүлекләрдә сок үсемлекләрнең өске өлешенә тупланган, бу исә аларның җир өсте өлешенең яхшы үсүенә китерә. Орлыклар бертигез үсә һәм яхшы шытымнар бирә.

Бәрәңге, сарымсак һәм кузаклыларны утыртуны 14 апрельгә (Ай Кәҗәмөгездә), 15 һәм 16 майга (Ай Балыкта) планлаштырырга мөмкин. Әлеге көннәрдә Ай кими баручы фазаны уза, бу тамырчыкларның һәм яшелчәләрнең җир астында үсә торган өлешенең көчәюенә ярдәм итә.

Җылылык яратучы культураларны (томат, кыяр, кавын) ачык грунтка күчереп утыртканда, һаваныкын гына түгел, туфрак температурасын да исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, кыярларны туфрак 18 С°ка кадәр җылытканда күчереп утыртырга яки түтәлгә чәчәргә мөмкин. Томатлар туфрак температурасы 16 С° булганда үсеш алырга сәләтле.

Агротехниклар бары тик районлаштырылган сортлы орлыкларны сайларга һәм сатып алырга киңәш итә. Конкрет климатка җайлаштырылган үсемлекләр азрак авырый һәм сортны китереп чыгаручы белдергән сыйфатлары тулы күләмдә күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев