Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчачылар өчен кечкенә хәйләләр

1. Чүлмәккә " утырту"

Бакчачылар үз хуҗалыгы дизайнын ел саен үзгәртеп торырга яратмый, чөнки моның өчен күп көч һәм вакыт кирәк. Әмма биредә үз хәйләләре бар. Мәсәлән, үсентене җәй буе бер урында күреп туйгансыз, һәм аны башка җиргә күчерәсегез килә икән, моның гади бер сере бар. Җиргә берничә пластик чүлмәкне уртача тирәнлектә утыртыгыз һәм алар өстенә сезонлы контейнер үсентеләре чүлмәкләрен куегыз. Чәчәкләр үсеп элекке гүзәллеген югалткач, алар урынын башкалары белән алыштырырга була. Шул рәвешле, сезнең бакчагыз һәрчак гөлләргә күмелеп утырачак. 

2. “Контейнердагы бакча” 

Бакчагызның биләмәсе кечкенә икән, бу әле кайгырып утырырга дигән сүз түгел. Күңелеңә хуш килгән яшелчә яки чәчәкләрне пластик контейнерларда үстереп була. “Кечкенә түтәлегез” артык авыр булмасын өчен, аның төбенә лутрасил салырга була. Сүз уңаеннан, мондый “контейнердагы бакчаны” хәтта шәһәр фатирының балконында ясарга мөмкин. 

3. Бакчачылыкта - Подгузниклар ярдәме

Күпләрегез бу юлларны укып шаккатыр, ничек инде бакчачылыкта подгузникларны кулланып була ди?!!! Әмма креатив, яңалыклар артыннан куучы бакчачылар памперсларны гөл чүлмәге яки кашпо төбенә куеп калдыра икән. Эш шунда ки, подгузникларда кулланыла торган материал дымны тоткарлый, шул ук вакытта үсемлек тамырлары да черемәячәк. Мондый ысул еш су сибүне яратучы берьеллык үсентеләр өчен кулай. Эш күп булып, бакчагыгызга сирәк чыгасыз икән, үсентеләр турында борчылмагыз, подгузниклар ярдәмендә алар корып үлеп бетмәячәк һәм дә су күплегеннән зарарланмаячак. 

4. "Сихәтле" су белән тукландыру 
Яшелчәләр кайнаган суны түгәргә ашыкмагыз, мондый кайнатма туклыклы матдәләргә бай, Бу“сихәтле” суны суынганнан соң гына чәчәкләргә сибү киңәш ителә. Ул яшелчә бакчасында шулай ук өйдә үсүче гөлләр өчен дә файдалы. "Яшелчә"кайнатмасын эчү кешеләр өчен дә сихәтле. Эссе көннәрдә ул сусауны баса. 

5. Су сибүгә яңача караш 

Туфракка тирән китүче озын тамырлы үсемлекләр су сипкәндә дымны тиешенчә алмыйлар. Моның өчен әлеге культуралар янына төбе тишек булган буш пластик контейнер утыртырга кирәк. Су сипкән вакытта үсемлекләр әлеге чүлмәкләр аша үзләренә кирәкле дымны тиешле дәрәҗәдә алачаклар. Мондый ысул бигрәк тә ташкабакларга карата яраклы булачак. 

7. Шлаклы блоклардан түтәл 

Гадәттә, зур түтәл ясау хатын-кызлардан күп көч һәм вакыт таләп итә. Әгәр сездә зур тишекле шлаклы бетон блоклары бар икән – әлеге мәсьәлә бермәбер гадиләштерелә. Мондый төзелеш ташлары ярдәмендә теләсә нинди зурлыктагы түтәл ясарга була. Тагын шунысы мөһим, үсемлекләрне үзәккә генә түгел, ә блоклардагы тишекләргә дә утыртырга мөмкин. 

9. Йомырка кабыгын гадәттә без чүплеккә ташлыйбыз. Ә бит ул бакчачылар өчен менә дигән ашлама. Йомырка кабыгы - күпчелек бакча культураларының уңдырышлылыгын арттырырга сәләтле менә дигән ашлама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев