Бакча ширкатендә тиешсез урында шашлык кыздырган очракта, штраф күләме - 15 мең сум!
Яшәеш

Бакча ширкатендә тиешсез урында шашлык кыздырган очракта, штраф күләме - 15 мең сум!

8 июньдә Россиядә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның яңартылган күләме үз көченә керә.

Әгәр шашлык кыздырганда мангал өйдән, коймадан яки беседкадан 5 метрга якын торса, - кисәтү яки 5000-15000 сум штраф каралган

 Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта үз дачаларыннан читтә шашлык кыздыручыларга  -10000-20000 сум штраф каралган

Пикник янгын  яки кеше сәламәтлегенә җиңел яки урта авырлыктагы зыян китерү белән тәмамланган очракта штраф күләме-40000-50000 сум.


Нет комментариев