Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакча корткычларына каршы көрәш

Кәбестәгә зыян салучыларга каршы уникаль рецепт.

Кәбестәгә 70%лы аш серкәсе (уксус) катнашмасы (10 л суга бер аш кашыгы) бөркергә кирәк. Әлеге катнашма белән, шулай ук, редиска, керән, торма, кузгалак, гәрәнкә (брюква) һәм шалканны да эшкәртергә була. Болай иткәндә борчалардан да җилләр исә, күбәләкләр дә яшелчәләрегезне урап очачак.

Төнге күбәләккә каршы (совка)
Җәй башында түтәлләргә әрем төнәтмәсе сибәргә кирәк (10 литр кайнар суга 300 гр әрем, 1 ст агач көле, 20-30 гр кер сабыны (дегетнеке булса тагын да яхшырак) суытырга, сөзәргә). Помидор белән кәбестәне әлеге корткычтан саклауның тагын бер юлы: түтәлләрдә җәй буе әчегән компот яки кваслы банкалар торсын. Җимеш агачларын, ботакларына шул ук сыеклык­лар салынган киселгән пластик шешәләр элеп, төнге күбәләктән саклап була. Түтәл кырыена утыр­тылган календула һәм бәрхет гөлен (бархатцы) исен дә алар яратмыйлар.

Лайлач әкәм-төкәмгә каршы
Атнага бер тапкыр кич белән түтәлләргә 10 процентлы нашатырь спирты катнашмасы (бер чиләк суга 2 аш кашыгы) сибәргә кирәк. Ул әле яхшы гына ашлама да булып тора.

Кырмыскаларга каршы
10 литр суга 1,5 кг көл салып кайнатып чыгарыгыз һәм суынгач 20 гр дегет сабыны өстәгез. Әлеге төнәтмәне кырмыскалар күренгән урыннарга сибегез. Аларга каршы көрәшүнең тагын бер ысулы: җыеп алган сарымсак «стрелка»ларын ташларга ашыкмагыз, әчетеп, 5-7 л суга шуны
1 л һәм 4 аш кашыгы каен дегете кушып төнәтмә әзерләгез. Кырмыскалар җыелган урыннарга сибегез.

Аю чикерткәгә (медведка) каршы
Бу корткычка каршы, түтәл араларына аммиак суы (бер чиләк суга бер стакан аммиак) сибеп нәтиҗәле көрәшеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы Яшел Үзән сад огород дача как избавиться от муравьев медведка как избавиться от вредителей на огороде