Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аю чикерткәдән (медведка) котылабыз

•1 кг ярылган борчак (нәкъ менә ярылганы кирәк)

•Колорада коңгызыннан агу 
•1 л су
Колорадо коңгызына каршы агуны 1 литр суга кушабыз һәм аннары шунда ярылган борчакны җебетергә салабыз. Ул анда 12 сәгатьтән дә ким торырга тиеш түгел, шулай иткәндә генә борчак, әзерләнгән катнашманы үзенә сеңдереп, безгә кирәкле көчкә ия булачак.
Аннары инде, әлеге чакырылмаган кунак күренгән бакча участокларына борчакны сибеп чыгасы гына кала.
Мөһим! 
Бу методны язгы казу эшләренә кадәр башкарырга кирәк. Борчак җирдә 15 сантиметр тирәнлеккә эләгергә тиеш.
Ә нигә нәкъ ярты борчак кирәк соң? Чөнки алар тишелеп чыгу сәләтен югалтып, туфракта озакка калачак һәм сезон дәвамында аю чикерткәсенә каршы көрәшен дәвам итәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев