Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айрат Хәйруллин: «Төпчек бала болай да нигез саклап калырга тиеш бит инде ул»

Бабаларыбызның язылмаган, әмма бик дөрес законы булган: балалардан кайсы да булса, ата-анасын картайган көнендә караучы һәм нигез сакчысы булып калган. Кызганыч, язылмаган шул. Ташка басылган булса, бүгенге көндә бетеп баручы авылларда ялгыз карчыклар һәм картлар соңгы елларын кадерсез ялгызак булып гомер кичермәс иде.

Шулай да арада им өчен булса да, авылда төпләнеп калырга йөрәкләре җиткән «соңгы могикан»нар да бар. Шундыйлардан, безнең каләмебез астына эләккән гаиләләрнең берсе, Юынчыдан Алинә һәм Айрат Хәйруллиннар. Ул вакытта яшьләрне кызыктырып торырлык бернәрсә дә булмый авылда, хәтта юлы да! Март аеның бер буранлы көнендә өйләнгән Айратның, баткан туй машиналарын этеп йөргәннәре онытылмаслык матур хатирә булып күңелендә гомере буена сакланыр, мөгаен. Нигә шәһәрдә генә калмадың, дигән сорауга ул: «Ничек итеп әнинең үзен генә калдырасың инде? Аннары, төпчек бала болай да нигез саклап калырга тиеш бит инде ул!» – дип җавап бирде.
Айрат КФУның Яшел Үзән филиалына укырга керә, әмма әтисе Госман җитди авыру сәбәпле ташларга мәҗбүр була. Хатыны Зөмәрәне 52 яшендә тол, балаларын әтисез калдырып гаилә башлыгы бакыйлыкка күчә. Мондый зур кайгыны эчеңә йотып булса да яшәргә кирәк, чөнки исәннәргә тормыш дәвам итә. Егет тә Казанга китеп, кооперативный техникумга укырга керә. Булачак ярын, шунда ук читтән торып укучы һәм эшләүче Балык Бистәсе кызы Алинәсен дә биредә очрата. Айрат аны алдан ук кисәтеп куя, мин кулыма диплом алгач, авылга кайтачакмын, ди. Кыз да шәһәрне түгел, егетне сайлый.
– Алинә, син район үзәгендә, фатирда үскән кыз. Авыл тормышына күнәсе читен булмадымы?

Язманың дәвамын газетаның җомга саныннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев