Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айлык түләү кемнәргә бирелә?

РФ Президенты Указына ярашлы рәвештә, 2020 елның апрель-июнендә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм ана (гаилә) капиталын алуга хокукы булган затларга өч яшькә кадәрге һәр бала өчен (балада шулай ук РФ гражданлыгы булырга тиеш) айлык түләү билгеләнә.

1.Айлык түләү ана капиталы исәбенә алып барылмый.

2.Айлык түләүгә хокук гражданнарның ике категориясенә бирелә:

  • МСКга (ана (гаилә) капиталы) хокукы булганнар;
  • МСКга хокукы булып, аны тулы күләмдә алмаучылар.

3.Түләү 3 яшькә кадәрге һәр балага 5000 сум күләмендә билгеләнә (әгәр мартта балага 3 яшь тулган булса, аңа түләү каралмаган, әгәр балага 2020 елның 1 апрелендә 3 яшь тулса, түләү бер айга гына – апрель өчен каралган).

4.Түләү 2020 елның апрель, май һәм июнь айлары өчен бирелә.

5.Түләү гариза буенча алып барыла.

6.Түләүгә хокук 1 майдан соң барлыкка килсә, акча май һәм июнь өчен генә түләнә. 1 июньнән соң – июнь өчен генә.

7.Әлеге түләүне алу өчен гражданнар 2020 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә ала.
Гариза 2020 елның 1 июненнән 30 ноябрьгә кадәр бирелсә, түләү шунда ук тулы күләмдә алып барыла (мәсәлән, бер бала булганда 15000 сум).

8.Айлык түләүләр гаилә табышы составына кертелми.

9.Айлык түләү кредит оешмасындагы исәп-хисап исәбенә күчерү юлы белән алып барыла.

10. ПФР сайтының шәхси кабинетында әлеге түләүне алуга гариза бирү мөмкинлеге бирелгән.
Исегездә тотыгыз, карантин чорында гариза бирү өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Боларның барысын да фонд сайты аша электрон формада эшләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев