Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ай-һай, авыр да сорау бу

2017 елның 17 нче октябреннән башланган татар теленә булган һөҗүмнең, ни өчен һәм кайдан килеп чыгуын белмәгән килеш көрәшеп ятуның, нәтиҗәсе булырмы икән соң? Гафу! Шулай, әйтергә мәҗбүрмен.

Авыруның сәбәпләрен ачыкламый торып, докторлар да дәвалау процедураларын билгели алмавын исәпләсәк, ә нигә без һаман шул телне кем өйрәтергә тиеш: мәктәпме, әллә ата-анамы дип башларыбызны әйләндерергә мәҗбүрбез. Һәрхәлдә, мәктәп!!! Менә ул, авыру, кайда?  Яшел Үзән урыс шәһәрендә тыныч һәм матур гына милли-мәгариф системасына туры китереп, татар телебезне өйрәнү, еврей дусларыбызны куркытса, ә милли җанлы шәхесләребезнең  игътибары булмавы, күрергә, танырга теләмәвенә исең китәрлек. Менә, Разил Исмагилович (бездә депутат иде), филология докторы, абруйлы халык яраткан Фоат Галимулович һәм Энгель Нәваповичлар ярдәме белән  Яшел Үзәндә шундый мөһим чаралар аша мескенгә әйләнгән татар телебезне саклау һәм үстерү мөмкинлегенә ирештек. 1986 елдан милли-мәдәни үзәге җитәкчелегендә  милли-мәгариф концепциясен һәм өч юнәлештә: беренчедән, Россия, Татарстан кабул иткән кануннарга таянып, дәүләт теле буларак, ике теллелекне тормышка ашыру; икенчедән, Г.Тукай, К.Насыйри иҗади мирасын өйрәнү һәм саклау; өченчедән, авылларны саклап калу юнәлешендә комплекслы юл картасын, ягъни үтәлеш программасын булдырдык. 1991 елда татар гимназиясен ачсак, 1995 елда “Яшел Үзән” мөстәкыйль татар газетасын милләттәшләребезгә тәкъдим иттек. Системалы рәвештә татар ата-аналарының җыелышларын уздырдык һәм “Рособрнадзор”дан һәрвакыт вәкилләр катнашты. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә “Балаң бәхете телеңдә”, “Тел милләтнең анасы” дигән проектлар булдырып, төрле матур чараларда әти-әниләр дә балалар да актив катнаштылар. Бу системага салынган иҗади хезмәт “ Тәрбия, аннары белемнәр суммасы” дигән фәнни нигездә оештырылды. Ата-аналарга анкеталар өләшенде һәм мөстәкыйль татар мәктәбенең кирәклеге ачыкланды. 2017 – 2018 уку елында барлык балалар бакчасында татар группалары булдырдык, ә катнаш мәктәпләрдә татар сыйныфлары укытылырга тиеш идек тә, “ПАС – Прокурорская проверка!!!”

 Бу проверка, минемчә, үзеннән-үзе генә килеп чыкмады. Безнең шушы  татарлыгыбызга кечкенә булган игътибарыбыз, кемсәләрне, бик тә куркытты һәм минем уйлавымча безнең битарафлык һәм артык ышанычлы булуыбыз бүгенге хокук бозылуына китерде, бу чыннан да шулай. Чөнки мин бер кемгә дә билгеле, кирәкле шәхес түгел, мине таныганнар курка, ә фикердәшләрем дә шикләнеп карарга мәҗбүр.

Бу хезмәтне башкарган Клара Мәрдан кызы мактанчык, үзен генә күрсәтергә тырыша, шуның өчен бер җиргә дә чакырмыйлар, теркәмиләр дә һәм шулай җайлырак. Безнең татарлыкның чире шунда ки, матурлыкны, яхшылыкны үз вакытында күрергә, танырга теләмәү! 32 ел буена татарлыгымның гарьлек түгеллеген раслап җәфа чиксәм дә, Республика, район газеталарында күпләгән язмаларым басылып торса да, Соц. челтәрдә (ВК. Facebook) бик күп язсам да, укучыларымның да саны биш йөзгә якын булса да, милли җанлы лидер - шәхесләребезнең дә күрмәмешкә сабышулары мине түгел, ә милләтемне кимсетә кебек. Чөнки иң авыр вакытларда җиде тапкыр Олы ил башлыгына кадәр мөрәҗәгать итүемне бер генә булса да күзе төшкән татарым юклыгына хәйраннар калып яшим. Ни өчен шулай әйтәм, чөнки минем булдыра алган иҗади һәм фәнни хезмәтемне күреп кемсәләр курыкса, татар зыялылары нигә күрмәде, ник танымады, ә бит нәтиҗәле хезмәт күз алдында! Казан белән Яшел Үзән арасы 40 чакырым гына бит, югыйсә! Язучыларны атна саен чакырып торабыз, ә башка күренекле журналистлар да еш була, ә нигә безнең татар телен саклау, яклау, үстерү өлкәсендзге иң четерекле хезмәтебезгә игътибар булмавын танып, кемсәләр бик оста файдаланды һәм тар-мар итте. Конгресска, Халыклар дуслыгы йортына, Иҗтимагый палатага ярдәм сорап  мин ачмаган ишек, мин кермәгән тишек калды микән?  Тагын әллә кемнәргә Альбомнар ясап, ярдәм сорасам да, ахыр чиктә утыз ел буена төзегән ЭШ альбомым да юкка чыкты. Моны ничек аңлап һәм аңлатып була?

Кыскасы, бер министрлыкның бүлеге эшләгән кадәр иҗади, фәнни хезмәт башкарылса да, Яшел Үзәндәге матур башлангычны күреп, кемнең-кем булуына карамастан сораган чакта ярдәм булса, телебезгә карата, кануннарыбызны таптап, шундый ерткычларча, ташлану булмас иде. Минем әйтергә теләгән фикерем, көнчелек, хөсетлек, һәрвакыт акылны җимерүгә сәләтле – диагнозы:  “Яшел Үзән чире, КЕШЕ авыртуы”-, дияр идем. Ә хәзер күпме генә сөйләшсәк тә татар телен өйрәтүгә каршы, Россиянең 2017 елдан соңгы милли телләрне юкка чыгару кануннарын бетереп ташламый торып, яңача эш башлау бик мөһим булса да, ә аның өчен тагын ярты гасыр гомер кирәк. Без инде картайдык, ә бүгенге буын бу идеология өлкәсендәге  кечкенә “революция”гә әзерме? Ай-һай авыр да сорау – бу!

Яшел Үзән муниципаль  районы милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Клара Мәрдан кызы.

 17.08.2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев