Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыруны берәү дә сорап алмый

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Республиканың бер генә төбәге дә әлеге ункөнлекне читләп узмый. Бездә дә 1-10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы узачак.

Яшел Үзән муниципаль районда  физик мөмкинлеге чикле булган 13722 кеше яши. Шул исәптән 531 бала. Гражданнарның әлеге төр категориясе пенсия, айлык түләүләр, ташламалы социаль хезмәтләр, компенсация һәм инвалид яки инвалид бала караган өчен пособие ала. Шулай ук материаль ярдәм күрсәтүче республика үзәге, социаль яклау бүлегеннән дә дәүләт ярдәме күрсәтелә.
– Яшел Үзән районы социаль яклау бүлеге аша «Доверие» үзәгендә тәрбияләнүче 188 инвалид балага, «Идел» тернәкләндерү үзәгендәге 37 физик мөмкинлеге чикле кешегә, «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша 484 инвалидның һәм шундый ук бала тәрбияләүчеләрнең өенә барып социаль хезмәт күрсәтелгән, – дип сөйли район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Нуриева.
Яшел Үзән муниципаль районында 5 иҗтимагый инвалидлар берләшмәсе оешкан һәм алар төрле ведомстволар аша хәйрия ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә. Быел бездә тормышта авыр хәлдә калганнарга ярдәм күрсәтү йөзеннән «Изге гамәл» хәйрия фонды ачылган. Әлеге фонд эшчәнлеге кысаларында  инвалид бала тәрбияләүче 170 гаиләгә  ярдәм күрсәтелгән.
Халыкара инвалидлар көне һәм декадасы уңаеннан районда төрле эчтәлектәге чаралар үткәреләчәк, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Гүзәл Нуриева чыгышыннан күренгәнчә, ункөнлек уңаеннан чаралар планы расланган һәм ул бик бай булырга охшап тора.
 2 декабрьдә 11 сәгатьтә «Чиксез мөмкинлекләр шәһәре» интеграцион фестивале. Быел фестивальдә катнашу өчен 85 гариза кабул ителгән, шуларның 37се «Сәхнә иҗаты» һәм  48е «Декоратив кулланма сәнгать» номинацияләре буенча бирелгән.
 Башкарма комитет җитәкчелегенең «Без бергә» һәм «Изге гамәл» иҗтимагый берләшмәләре белән очрашу.
 2-4 декабрьдә спорт мәктәпләрендә шахмат, өстәл теннисы буенча  турнир.
 Инвалидлар иҗтимагый оешмаларында законга кергән үзгәреш­ләргә аңлатма бирү буенча ачык ишекләр көне.
 Авыл җирлекләрендә төрле чаралар, концерт программалары, инвалидлар һәм физик мөмкинлеге чикле балаларның иҗат күргәзмәләре.
– Хөрмәтле җитәкчеләр, ел дәвамында сез төрле акцияләрдә, чараларда катнашып, безнең шәһәр һәм районда яшәүче физик мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм иттегез. Инвалидлар ункөнлегендә дә катнашып, предприятиегездән лаеклы ялга киткән һәм авыру бала тәрбияләүче гаиләләргә материаль ярдәм күрсәтә аласыз, – дип мөрәҗәгать белән чыкты Гүзәл Нуриева.
Авыруны берәү дә сорап алмый. Кемдер тумыштан Аллаһ Тәгалә язган язмышына риза булып яши, кайберәүләргә көтмәгәндә килә бу сынау. Шул авырлыкларга бирешмичә, көчле рухлы булып яшәүләре сокландыра да инде. Һәрбарчабыз да, бер җылы сүзме ул, физик яисә матди ярдәмме, мөмкинлегебездән чыгып, үзебезнең аларга булган ихтирамыбызны, игътибарыбызны күрсәтсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск декада инвалидов