Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыр кайгы килде

Кемеровода бөтен дөньяны тетрәткән фаҗига булды.

Көндә афәт, көндә хәсрәт…

Ни булды бу доньяга?
Шатлык көтсәң - кайгы килә,
Бәхет көтсәң- килә фаҗига...
Эх, язмыш, язмыш!
Әллә тәкъдир, әллә каргыш?
Әллә сагыш, әллә ялгыш!
“Язмышлардан - юк узмыш...”
Кара төтен, кызыл ялкын...
Йөрәк өзгеч тавышлар...
Ял көнендә ут эчендә
Өзелә бит тормышлар...
Кара төтен япты юлны,
Ялкын ялый сабый гәүдәсен...
“Әни, коткар мине, без янабыз!
Әни бәгърем, килми үләсем!!!”
Утлы капкын эчләрендә
Телмерәләр сабыйлар-
Юл эзлиләр, кычкыралар,
Ярсып елый балалар...
Тәмуг учагы утында
Яна олылар, балалар яна...
Кайнар елга булып сагыш ага,
Коткарырга уттан юк чара...
Утка салган күбәләктәй,
Яна бит канатлары,
Күккә иңә фәрештәдәй,
Сабыйларның җаннары...
Сүнде нурлы күзләр,
Сүнде көләч йөзләр,
Тынды назлы сүзләр...
Бигрәк авыр булды язлар.
Җир-Анабыз ачуланды мәллә?
Түземлеге беттеме Аллаһның?
Нигә шатлыклардан кайгы күбрәк?
Һич табалмыйм җавабын...
Җәннәтләрдә булсын урыннары
Вакытсыз киткәннәрнең,
Сабырлыгы җитсен калганнарның,
Хәсрәткә дучарларның...
 

 

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норлат авылы иҗат Яшел Үзән Кемерово зимняя вишня торговый центр шигырь

2
X