Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыр атлетлар кабат бездә

Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексында СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышлары бара.

Бүген аның рәсми төстә ачылыш тантанасы булды.

Курыновның оныгы Мария Александровна: Бабаем истәлегенә ничә елдан бирле ярышлар уздырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Үз тамырларым белән горурланам. Барчагызга да зур рәхмәт!

Хәлил Шәйхетдинов ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары: спортсменнарга рекорд куюларын телим. Алга!!!
Турнирга, төрле сәбәпләр аркасында авыр атлетика буенча дөнья чемпионатында катнашмаган, иң көчле авыр атлетлар Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә килгән.

Максим Агапитов Россиянең авыр атлетика Федерациясе Президенты, авыр атлетика федерациясе Халыкара башкарма комитеты эгъзасы, Дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры: - Иң югары бүлекләрне отуларын телим. Кичә ярыштан Лос-Анджелестан кайттык. Сезнең горурланырлыгыз бар. Татарстанга зур рәхмәт җылы каршы алганнары һәм ярышларны сыйфатлы оештырганнары өчен.

Ярышта Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча Россиянең һәм Төркия, Казахстан илләренең җыелма командасы тулы составта катнаша.


Белешмә: Алесандр Павлович Курынов – танылган авыр атлет, Казанның “Буревестник” балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. 1960нчы елгы Олимпия уеннары чемпионы, өч тапкыр дөнья, дүрт тапкыр Европа чемпионы, атказанган спорт мастеры. Татарстан республикасында күтәреп алуда (170,5 кг) һәм өч төрле ярышта сумма буенча (437,5 кг) Америкадан легендар Томми Кононы узып, дөнья рекорды куйган беренче кеше.

Ярыштан онлайн-трансляцияне Россиянең авыр атлетика федерациясе сайтында (http://zel17.go2ex.com/) карарга мөмкин.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Спорткомплекс Маяк всероссийские соревнования по тяжелой атлетики