Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылыбыз тарихын бергәләп языйк

Рәхәт заманда яшибез! Аралашырга, бәхәсләшергә, фикерне белдерергә, берләшер өчен интернет челтәрләре бар. Хәтта авыллар социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен булдырдылар. Норлат авылы сайтының да тынып торганы юк. 

Әле туган көн, әле юбилей, әле авылдагы берәр вакыйга урын ала сайтта. Норлат урта белем бирү мәктәбенең 100 еллыгы уңаеннан, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар турында язмалар да басыла башлады. Сайтка иң актив язучы авылдашыбыз – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ягудина. Ул үзе дә Норлат мәктәбен тәмамлаган. Алай гына да түгел, Роза Илдус кызы мәктәпкә 41 елдан артык гомерен багышлаган. Бүген дә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Авылны үстерү, бәйрәмнәр, төрле чараларны уздыруда ярдәм иткән, Норлат мәктәбенең 100 еллыгын оештыруда зур өлешен керткән авылдашыбызның үзе турында язмаганбыз икән, ләбаса. 
Роза апаны мин мәктәп елларыннан беләм. Без укыган чакта ул уздыр­ган ачык дәресләр, шигырь кичәләре, беренче тапкыр инглиз телендә бәйрәмнәр күпләргә үрнәк алырлык дәрәҗәдә оештырыла иде. Һәрчак сабыр, туры сүзле, тырыш, акыллы укытучыга сок­ланырлык. 1973 елны ул мәктәпне тәмамлап Казан дәүләт университетына укырга керә. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үзләштергән дипломлы яшь кыз бер ел үзен Күгәй авылы мәктәбендә сыный. Аннары Норлат урта мәктәбендә тәҗрибә туплый. Укытучы һөнәреннән тыш, Роза Илдус кызы психолог вазифасын да башкара. Чыдам, нык булырга мәктәптә тәрбия эшләре буенча урынбасар, Норлат балалар йортында директор булып эшләгән чактагы тәҗрибәсе да ярдәм иткәндер аңа. Хәер, кечкенәдән шундый үҗәт була ул. Кул кушырып утыра торганнардан түгел, бишенче сыйныфтан ук җәйге каникулларда Норлат совхозында эшли, кирпеч заводына урнаша. Студент чагында шифаханәдә җыештыручы, Казан музыка училищесында китапханәче булып та, ипи пешерү заводында төнге сменаларда да эшләргә туры килә аңа. Шулай ул үзенә киенергә, ашарга акча эшли. Кул эшенә осталыгы да ярап куя. Роза Ягудина күп­ләргә күлмәкләр тегеп, кофталар бәйләп биргән. Хәзер дә кул эшләре белән шөгыльләнергә вакыт таба әле ул. Җәе буе бакчасы шау чәчәктә. Роза апа шигырьләр иҗат итә, бәетләр җыя. Авылдашлары турында язылган 30дан артык бәете бар. 
Роза апа көчле рухлы кеше. Кызы авырып киткәч тә, аны дәвалау өчен чит илләргә кадәр барып җиткән иде ул. 1990 елларда бу сирәк күренеш иде әле. Кызының гомерен саклап калу өчен барысына да әзер булган ана хакында ул чакта Америка басмаларына кадәр язды. Шөкер, Аллаһның рәхмәте, әнисенең изге догалары, табибларның тырышлыгы белән кызы үлемне җиңә алды. Хәзер Роза апа белән ире Валерий абый дәү әти белән дәү әни. Ике кызлары да үз гаиләләре белән яши. Роза апаларга кунакка баргач та, кунакчыллыгына, гаиләдәгеләренә яратып «карлыганым», «җимешем» дип дәшүенә сокланып кайткан идем. Алар төрле милләт гореф-гадәтләрен, йолаларны онытмыйча, милләтара дуслыкны саклап яши. Роза апа Норлат авылында ветераннар советын да җитәкли. «Ак калфак» оешмасының авылдагы бүлеге җитәкчесе булып тора. «Норлат авылының үлемсез полкы», «Норлатым – газиз авылым», Норлат мәктәбенең данлыклы чыгарылыш укучылары кебек электрон җыентыкларның идея авторы да Роза Ягудина. Мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан да ул белем йортының тарихын чагылдырган, укытучыларга, чыгарылыш укучыларына багышланган стендлар ясаткан. Мәктәп бию ансамбле өчен 18 костюм тектергән. 
Ашаган белми, тураган белә, диләр. Бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә катлаулы, җаваплы эш икәнен Роза апа үзе генә аңлыйдыр. Авылдашлары турында мәгълүмат туплау, фотоларны табу, язмалар иҗат итү өчен кайчак төннәр буе утырырга туры килә. Моны эшләргә аңа берәү дә кушмый, аның өчен акча да түләүче юк, бу авылдашыбызның үз теләге, шул рәвешле еллар буе авылыбызның тарихын яза ул, киләчәк буынга бай мирас туплый. 
– Мәктәпне тәмамлаган танылган укучылар турында мәгълүмат җибәрүне сорап авылдашларыма атна саен яздым, кызганыч, миңа теләктәшлек белдерергә теләүчеләр бармак белән генә санарлык җыелды: Розалия Ибраһимова, Альбина Хәбибуллина, Алсу Садыйкова, Алсу Заһидуллинага рәхмәт. Бүген авыл сайтында 100дән артык чыгарылыш укучысы турында мәгълүмат басылды, алар арасында укытучылар, табиблар, тәрбиячеләр, галимнәр, хәрбиләр, сәүдә хезмәткәрләре, мәдәният эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, башка һөнәр ияләре дә бар. Бу укучыларның яртысы диярлек бүген авылыбыз­да яши. Бер шәм генә бар дөньяны яктырта алмый, дигән мәкаль бар, язмаларны бергә әзерләсәк зуррак нәтиҗәләргә ирешә алган булыр идек, мөгаен, – ди әңгәмәдәшем. 
Роза Илдус кызының ирешкән уңышлары, дип­ломнары санап бетергесез: «Ел укытучысы», Бөтендөнья когрессыннан рәхмәт хаты, «21 гасыр укытучысы» ЮНЕСКО дипломы, «Казанның меңъеллыгы истәлегенә» медале, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы... Ә аның эшенә иң зур бәя әлбәттә, хөрмәт иткән халкының рәхмәт сүзләре, сөенеч күз яшьләре, кайтавазлар. Укучыларының хөрмәте. Бер беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәсәк иде. Бер тарыдан ботка булмый, дип юкка әйтмиләр. Авылыбыз тарихын бергәләп языйк. Актив авылдашларыбызга рәхмәтле була белик! 

Эльвира Гыйсмәтуллина.

Норлат

Фото шәхси архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, Роза Илдусовна-гаҗәеп кеше, искиткеч талантлы мөгаллимә. Аның беренче укучыларының берсе булуым белән мин бәхетле! Иң изге теләкләр теләп калам.