Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылда яшәүчеләргә льготалы кредитлар бирә башлаячаклар.

2020 елдан авыл халкы банкларга үз йортларын төзекләндерү өчен ташламалы кредитлар сорап мөрәҗәгать итә алачак.

Тиешле карарны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. 
1 гыйнвардан авылдагы йортны төзекләндерү, скважина бораулау, өйгә үзәк яки автоном электр, су һәм газ кертү, канализация һәм җылылык үткәрү өчен ташламалы кредитлар алып булачак. 
Күпчелек төбәкләр өчен кредит күләме 250 мең сум чикләнгән. Ленинград өлкәсендә һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Мәскәү һәм Санкт-Петербургның шәһәр эчендәге муниципаль берәмлекләре, шулай ук Мәскәү өлкәсенең муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары программадан тулысынча чыгарылды. Кредит шартнамәсе биш елдан артмаска тиеш, диелә карарда. 
Тагын бер искәрмә, эшләр подрядчы оешма белән төзелгән килешү буенча башкарылса гына кредит биреләчәк. Ягъни, кредит алып, йортны үзең генә төзекләндереп булмаячак. Бу хакта "АиФ" гәзите яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X