Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АВЫЛЧА, ҖИТЕШ ЯШИБЕЗ, АЛЛАҺКА ШӨКЕР!

Яшисең шулай бер авылда, бер сукмактан йөрисең, бер һаваны сулыйсың, бер чишмә суын эчәсең, ә үзеңнең насыйп ярыңны күрмисең.

Дөресрәге, күрәсең инде аны, әмма синеке икәнен белмисең. Шуңа күрә дә яшьлеккә «тиле» дип әйтәләрдер. Кайларда гына, күпме генә вакыт буталып йөрсәң дә, сиңа дигән – сиңа инде ул, барыбер кавышасың һәм Бакырчыда туып үскән Ләйсән белән Гумәр Шәйхетдиновлар кебек матур гаилә булып яши башлыйсың.
Алар 13 ел элек никахлаша һәм ул вакытта яшь иргә 37, ә кәләшкә 30 яшь була. Болай, Бакырчы бик зур авыл булмаса да, бер-берсен озак «күрми» йөрүләренең сәбәбе, мөгаен, Ләйсәннең яшь булуында һәм мәктәпне тәмамлагач, башкалар кебек үк шәһәргә китүендәдер. Ул башта укып  кибетче һөнәре ала. Әмма кызның күңеле кала тормышын кабул итми, авылны бик сагына һәм яңадан Бакырчыга кайта. Юынчы мәктәбендә балаларга математика укыта һәм читтән торып математика-информатика факультетын тәмамлый. Менә шул вакытта инде авылдашлар арасында, ниһаять, мәхәббәт фәрештәләре күпер сала.

Тулы язма газетабызның җомга санында (№3).

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев