Авыл яшьләре сынатмый
Яшәеш

Авыл яшьләре сынатмый

Олы Ачасырның яшьләр командасы Татар Танае авылы егетләре белән хоккей уенында көч сынашты. Мондый иптәшләрчә очрашу инде матур традициягә әверелде. 

Әйе, бүген авыл җирендә дә спортка зур урын бирелә. Көчле һәм матур уенны карарга җанатарлар да җыелган иде. Сүз дә юк, ике як команда да бик көчле. Башта аерма зур булса да, соңыннан уен 11:10 исәбе белән Татар Танае командасы җиңү яулады. Әлбәттә, монда очколар түгел, ә авыллар арасындагы дуслык мөһим. Афәрин, егетләр!


Зеленодольский район Спорт Ачасыры Татарское Танаево хоккей

Нет комментариев