Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Авыл укытучысы – 2019» призёры безнең районнан

«Мәгариф» журналы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесе үткәрде.

«Авыл укытучысы – 2019» үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү учреждение ләре хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән оештырыла. 
Бәйгенең төп бурычы республика районнарында гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә югары милли һәм иҗтимагый үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында югары абруйга ирешкән укытучыларны ачыклау һәм иҗади, инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен таныту, аларның эшләрен җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау. 
Әлеге мәртәбәле бәйгедә быел Яшел Үзәннең Осиново гимназиясе укытучысы Гөлгенә Равил кызы Гатауллина һәм Татар Танае мәктәбе укытучысы Асия Шәүкәт кызы Закирова катнашты. Елдагыча II этапны уңышлы узган 10 конкурсант алдына реаль шартларда ачык дәресләр бирү бурычы куелды. Кама Тамагы, Арча, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Яшел Үзән, Спас һәм Мамадыш районнарыннан килгән укытучылар тирән эчтәлекле, инновацион дәресләр тәкъдим итте. Аларның осталыгын «Авыл укытучысы–2019» бәйгесенең мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде.
– Мәктәп һәм укытучы – рухи кыйм мәтләрне саклаучылар, авылның киләчәген булдыручылар. Татарстан Президенты Дәүләт Советына юлламасында дөрес әйтте: укытучыны мәктәп түгел, ә укытучы мәктәпне булдыра. Бәхеткә, безнең республика андый кешеләргә бай, – дип билгеләде ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. 
Һәм дә бәйгенең шатлыклы нәтиҗәсе белән уртаклашырга ашыгабыз: «Предметка мәхәббәт» номинациясендә Татар Танаеның хөрмәтле химия һәм биология укытучысы Асия Закирова җиңү яулады. 
– 2014 елда беренче тапкыр шушы бәйгедә үземне сынап караган идем. Инде быел тәвәккәлләп, кабат катнашырга булдым. Беренче этапта төгәл фәннәр буенча эссе язарга кирәк иде. 30 укытучы 2нче этапка үтте, анда төгәл фәннәрдә төбәгара компонентларны кулланып, дәрес эшкәртмәсе эшләп җибәрдем. Инде 3нче этапка узгач, 2нче татар гимназиясендә 25 минут дәрес бирдем һәм үзанализ ясадым. Соңгы баскычка кадәр килеп җиткән 10 укытучы да җиңүче исеменә лаек иде. Шушы бәйгедә призер булуым белән нык горурланам һәм шатланам, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Асия Закирова.
«Авыл укытучысы» бәйгесе 2014 елдан бирле үткәрелә. 6 ел эчендә анда 2000нән артык педагог катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев