Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АВЫЛ ТАРТА ДА БИТ, АКЫЛ ТОТА

Күп кенә ирләр, кем әйтмешли, еламыйча ашый, юып, әзерләп куйган оекбашын да алып кия алмый. Хатыннарыннан башка ике кулсыз һәм аяксыз. Ә Татар Наратлысына баргач, әти-әнисе нигезен саклап, ишегалды тутырып кош-кортын, терлек-туарын берүзе асрап яшәүче Рауль Маннапов белән танышкач, бар икән әле алар, дип уйлап куйдык.

2011 елда Маннаповларда зур фаҗига була, инде әниләре Хәдичә апа (урыны оҗмахта булсын) ялгызы яшәп көн күргән йортлары янып китә. Яшерен-батырын түгел, хәзерге вакытта бик күп нигезләрне ялгыз карчыклар саклый. Чөнки алар үз вакытында балаларына җиңел-рәхәт тормыш теләп, авылдан шәһәргә озата. Әлегә көч-дәрманы булганда, кайчандыр киләсе ялгыз картлык турында кем уйлаган?! 
– Әнигә яшәргә кирәк дип, тиз генә яңа йорт өлгерттем, кыш чыгарга Казанга алып китә идем, ә җәй матурында авылда торды. Шул авыр вакытта ярдәмнәреннән ташламаганнарга, өй салырга булышучыларга мин мәңге рәхмәтле, – ди Рауль Маннапов. – Йорт салгач башта мунча, инде аннары сарай саласы килде.

Язманың дәвамы газетада (№46).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев