Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл пенсионерларының акчасы арта

2019 елның 1 гыйнварыннан озак вакыт авыл җирендә эшләп лаеклы ялга чыгучыларның пенсиясе арта.

Федераль законга ярашлы рәвештә, картлык яисә инвалидлык буенча билгеләнгән страховой пенсиянең 25 процент күләмендә  артуы көтелә. Мондый арту  30 ел авыл хуҗалыгында эшләп, хәзерге вакытта эшләмәүче статусында булганнарга һәм авыл җирендә яшәүчеләргә кагыла. Ягъни, кешенең 30 ел стажы, авыл җирендә яшәве һәм эшләмәве кирәк.
Татарстан Республикасында  андый эшләмәүче 50 меңләп кеше исәпләнә.  Аларның барысы да авылда яши, стажлары зур һәм 2019 елдан башлап алар әлеге түләүне ала башлый. 
Шуны да әйтергә кирәк, 2019 елның 1 гыйнварыннан барлык эшләмәүче   страховой пенсия алучыларга 7,05 процентка индексация ясалудан тыш,  авыл хуҗалыгында җитәрлек стажы булганнарга өстәмә рәвештә 1300 сум – картлык, шулай ук 1 һәм 2нче төркем инвалидлык буенча  страховой пенсия алучылар, ә 3нче төркем инвалид пенсионерлар – 669 сум акча өстәлә. Бу сумма  алга таба индексация­ләнәчәк.
Яңадан исәпләүләрне Пенсия фонды  пенсия эшләре нигезендә автомат рәвештә алып бара. Әгәр дә пенсионерның кулында  авылда эшләве турында  өстәмә мәгълүмат бар икән, алар аны яшәү урыны буенча Пенсия фондына алып килә ала.
Бүгенге көндә Татарстан Пенсия фонды  эше тулы көченә оештырылган һәм агымдагы елның гыйнварыннан югарыда әйтелгән түләүләр бирелә башлады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев