Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

1 июньнән Яшел Үзәндә сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Бу турыда район башкарма комитеты шуңа ярашлы карар чыгарды.

Төп ярминкәләр  шәһәр һәм район халкына яхшы таныш ике базарда уза. Монда 63 сату нокталары урнаша.
Районда шулай ук 17 туңдырма, 19 квас, 10 яшелчә һәм җиләк-җимеш, 3 бакчачылар өчен сәүдә нокталары ачыла. Балаларга 10 җирдә батут, аттракционнар эшли башлый. Ике урында җәйге кафелар үз ишеген ача. Хәзер  ярминкәләрдә урын алу өчен килешүләр төзү эше бара. Сезонлы ярминкә 1 октябрьгә кадәр сузыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск ярмарка сельхозярмарка

2
X