Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл хуҗалыгы буенча беренче, ә сөт җитештерү аксый

Яшел Үзән муниципаль районы Советының кырык бишенче һәм шәһәр Советының кырык дүртенче сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Районның икътисади-социаль үсеше буенча нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга планнар яңгырады.

Конференцияләр залына килгәнче үк кунаклар Васильево бистәсендә булып, чистарту корылмаларын һәм дәваханәне карады. Урында ук дәваханә бинасын төзекләндерергә һәм инфекция бүлеген булдырырга кирәклеге турында карар кабул ителде. Республика бу эшне финанслауны үз өстенә алачак. Ул гына түгел, Васильевода зур проблема булган – коммуналь инфраструктура булдыру өчен дә исәпләүләр барачак.
Яшел Үзәннең узган елда яулаган төп казанышлары һәм икътисади күрсәткечләре турында тәфсилләп видео­роликта күрсәтелде. Әлбәттә инде, иң беренче горурлыгыбыз, Яшел Үзән егете, олимпия чемпионы – Андрей Ларьков. Район башлыгы Александр Тыгинның доклады уңыш­ларыбыз, шул ук вакытта җитешсезлекләр белән дә үрелеп барды.  
– Менә дигән логис­тикабыз була торып, без республика районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән туристларны күбрәк җәлеп итә алмыйбыз. Аннан халык сораштырулары да шуны күрсәтә: иң зур проблема торак-коммуналь хезмәтләргә бәянең югары булуы һәм балалар бакчаларына чират. Сүз уңаеннан: ясле төркемнәренә 1745 сабый урын көтә, – ди Александр Тыгин.
Районның иң зур бурычлылар рәтеннән булуын Алексей Песошин да ассызыклап үтте. Ел башына ТКХ өчен бурыч 442 млн сум тәшкил итә (узган ел белән чагыштырганда 
117 млн сумга артык), газ өчен – 173 млн, утка 9,5 млн сум бурыч җыелган.
Яшел Үзәннең тагын бер авырт­кан урыны – медицина. Районда да, шәһәрдә дә табиблар җитми, аеруча тар белгечләр. Табибларны торак белән тәэмин итү проблемасы да чишелми кала бирә. Премьер-министр сүзләренчә, ул инде Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру мәсьәләсен район белән берлектә тикшерергә кирәклеген җиткергән. 

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин (№10)

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев