Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл ипотекасы программасы буенча Татарстанда 992 млн сумнан артык акча бирелгән

Татарстан, 2159 гаиләне торак сатып алу һәм төзү өчен акча белән тәэмин итеп, авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россия төбәкләре арасында тотрыклы рәвештә лидерлыкны тота.

2021 елда республикада 466 гаилә программадан файдаланды инде, кредит бирүнең гомуми суммасы 993 млн сумга якын тәшкил итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Программаның төп операторы булып Россельхозбанк тора. Агымдагы елда кредит оешмасы татарстанлыларга 587 млн сумлык 275 кредит бирде, авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак алуга 1397 гариза кергән.

2021 елда "Саклык банкы" кергән 1325 гариза буенча 380,82 млн. сумлык 178 ипотека кредиты биргән. Ак Барс Банкы тарафыннан, килгән 404 гариза нигезендә 25,03 млн. сумлык 13 ипотека кредиты бирелгән. 2020 елда республикада барлыгы 3 724,8 млн сумлык 1693 ипотека кредиты бирелгән.

Проектның максаты - 2026 елга 122 мең гаиләгә торак тапшыру (сатып алу) күләмен тәэмин итү юлы белән, авыл җирендә яшәүче гражданнарны арзанлы һәм уңайлы тораклы итү өчен шартлар тудыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев