Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл башлыгы бу очракта нишләргә тиеш?

“Яшел Үзән” укучылары белән фикер алышыйк әле.

Менә безнең алда шундыйрак картина: ике күрше тынгыша алмый, сәбәбе дә бик гади. Урамга вак таш җәелгәч, сулар агып китсен өчен, канау да ясала. Менә шул канаудан кар сулары, урам сулары ага. Ә икенче күршенең капка төбеннән гел су агып ятканга ачуы килә, шуңа да чокырны күмә дә куя ул. Һәм инде билгеле ике күрше арасында тавыш-гауга чыга. Бу очракта нишләргә соң? Авыл җирлеге башлыгы чокырны күмеп куючы әбигә инде 80 яшь дип штраф салмый, гәрчә моңа хокукы булса да. 
Ә сез ничек уйлыйсыз? Карчыкка штраф салыргамы, әллә инде өлкән закон бузучыларга штраф салганда ташлама бирергәме? Бәлки бу четерекле мәсьәләдә берәрегез төпле фикер әйтер! Канау томалангач, су икенче күршенең ишегалдына керә бит. Нишләргә.....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев