Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл башлыгы бер хатын-кызга җир кишәрлеге бүләк иткән

Буа районында 63 яшьлек җирле депутатка каршы җинаять эше кузгатылган. Аны "хезмәт вәкаләтләрен арттыру"да шикләнәләр. Бу хакта ТР тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү версиясе буенча, 2012 елның кышында авыл башлыгы буларак, ул хатын-кызның җир кишәрлегенә милек хокукы булуы турында хуҗалык кенәгәсеннән өземтә әзерләргә күрсәтмә биргән. Аннан соң хатын-кыз участокны үзенә теркәгән. 

Авылның элеккеге башлыгы үз гамәлләре белән Буа районына 103 мең сумнан артык зыян салган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев