Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автомобильчеләр өчен әйбәт хәбәр

Яхшы яңалык, бигрәк тә яңа машина сатып алучылар өчен. Хәзер машиналарны КФҮләр (МФЦ) аша да теркәп булачак.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең күп функция ле үзәкләрендә транспорт чараларын теркәү турындагы карарны имзалады. Бу хакта 21 августта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Ни өчен бу мөмкин булган соң?
«Яңа сервис Эчке эшләр ми нистрлыгы хезмәткәрләрен КФҮ территориясендә эшләргә җәлеп итү аркасында барлыкка килә. Алар белән гариза бирүчеләр автомобильне карау этабында гына очрашачак. Автомобиль хуҗаларыннан гаризалар кабул итү белән КФҮ хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк, документларны да алар тап шы рачак», — диелә хәбәрдә.
КФҮ бүлекчәләрендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эш ләя чәк. Тиешле хезмәтне мөрәҗәгать иткән көнне тиешле административ регламентта билгеләнгән срокларда алырга мөмкин булачак.

Бу бик әйбәт яңалык, әлбәттә. Тик менә яңа машиналарны күпләр әле озак сатып ала алмас, мөгаен. Автоэксперт Игорь Моржаретто автомобильләргә бәяләр арту һәм сатуларның ел ахырына кимүе турында кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев