Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Август азагында кайда ут булмаячак?

Кайбер авылларда ай ахырында ут бетәчәк. Бу хакта “Челтәр компаниясе” җәмгыяте филиалының Яшел Үзән электр челтәрләре белгечләре хәбәр итә.

26 август, дүшәмбе көнне, 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Кече Ключи, Маевка, Соловьевка һәм Дары природы.биләмәләрендә ут булмаячак. 

27 августта 11.00-14.00 сәгатьләрдә агачлар кисү белән бәйле Зур Ключиның Кыр (Полевая), Дачная, Приозерная, Сосновая урамнарында ут бирү туктатылачак. 

27 августта 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр трансформатор алыштыру сәбәпле, Яңа Чуаш Бистәсенең Благодатная, Изумрудная, Солнечная, Радужная урамнары буенча ут бетерелә. 

Чәршәмбе көнне, 28 августта, 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кызылъяр авылында Одинцов, Школьная, Новая, Яңа Тормыш, Айшәдәге - Школьная, Кооперативная, Заовражная, Молодёжный, Сафоново, Ильинка ут булмаячак. 
29 августта 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Васильево бистәсенең Гоголь урамы буенча 37,39,39 а,46,47,49, Юл буе, Лагерная урамы буенча-1,2,5,6,7,8,9,10 а,11,12,13, 14,15,16,17,18,19,20,22 А йортларында, Осиновода Яшьләр урамында ут бирү туктатылып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев