Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Август аенда нишлибез?

Әлбәттә инде эшлибез. Әле бакча хезмәтенең иге-чиге юк, матур җәйнең кадерен белеп, эшләп калыйк.

  • Суган, сарымсак алган җирләрегез бушап калдымы? Казып куегыз, укроп, редис, салат чәчсәгез, җәйге нигъмәтләрдән озаграк сыйланырсыз.
  • Кара карлыган, крыжовникның уңышын җыюга куакларга мул итеп су сибәргә һәм кипшенгәч йом-шартырга кирәк.
  • Бакча җиләген җыеп алуга туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яфракларны чабалар һәм юк итәләр, җирне тулы минераль ашлама белән тукландыралар, үрентеләрне аерып утырту өчен иң кулай вакыт. Төрле авырулар булмасын өчен 1 процентлы бордос эремәсе сиптерү дә зыян итмәс.
  • Кура җиләгенең яшь куакларын (5—6 үсенте) калдырып, җимеш биргәннәрен төптән үк, җир ягалый кисеп, су сибәләр.
  • Слива, груша һәм алманың коелганнарын җыеп (бу очракта зарарлы, авыру җимешләр турында сүз бара) эшкәртергә яки җиргә күмәргә, компост ясарга керешергә кирәк. Алмагач һәм башка агачлар тирәсен тагын бер йомшарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев