Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Аварияле»ләр төркеменә кертелмәгән йорт та ишелә икән

Шәһәребезнең Гоголь урамы – 45А йорты узган ялларда үзенең барлыгын республика күләмендә ишеттерде. Кызганычка, бу аның ниндидер шатлыкны хәбәр итүе түгел, ә ишеләм бит, бетәм бит дип сыкранган йөрәк авазы иде шул.

23 мартта югарыда күрсәтелгән адрес буенча урнашкан дүрт катлы тулай торакның  тышкы дивары ишелгән. Зыян мәйданы 4,5 квадрат метр тәшкил итә. 1967 елда төзелгән әлеге бина үзенең 69 бүлмәсендә заманында кемнәрне генә сыендырмаган. Бүгенге көндә аларның 44е приватизацияләнеп, шәхсиләштерелгән, биредә рәсми рәвештә барлыгы 137 кеше теркәлгән.
Күзгә бәрелеп торган сәбәпләре җитәрлек булса да, әлеге йорт нигәдер гражданнарны авария хәлендәге торак­лардан күчерү буенча  2013-2017 еллар программасына кертелмәгән. Агымдагы елның гыйнвар аенда махсус проект оешмасы аңа тикшерү ясый. Экспертиза нәтиҗәсе, әлбәттә, тынычландырырлык булмый. Килеп чыккан күңелсез хәлдән соң, 24 мартта бина кабат тикшерелә һәм алдан күрсәтелгән җитешсезлекләрнең арта баруы ачыкланып, тулай торак яшәү өчен куркыныч дип таныла. Бу биредә яшәүчеләр 24 сәгать эчендә бинаны бушатырга тиешләр дигәнне аңлата. Башкача булганда, үзләренең һәм балаларының иминлекләре өчен бары тик үзләре җаваплы. Һәлакәтле, аяныч вакыйгалар килеп чыкканчы, районыбызның Башкарма комитеты монда яшәүчеләргә вакытлыча тору урыны итеп Васильево «Уникс» спорт базасы шифаханәсендәге бүлмәләрне тәкъдим итте. Ә бөтен тормышы Яшел Үзәндә барган халыкның балалары укыган мәктәп, балалар бакчасы һәм эш урыннарыннан андый ерак­лыкка бер дә китәселәре килмәве ачыкланды. Иминлекләрен куркыныч астына куеп, шунда яшәүләрен дәвам итәргә теләүчеләре дә юк түгел.


Тулырак материал газетаның чәршәмбе санында (№21).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск ремонт дом общежитие обрушилось здание