Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Авангард" капитаны Емелин организмында наркотик матдәләр табылган

Омск клубы уенчысының Казанда 3 апрельдә узган "Ак Барс"ка каршы беренче матчтан соң хәле начарлана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, хәзер Мәскәүдә авыр хәлдә булган «Авангард» капитаны Алексей Емелинның организмында наркотик матдәләр табылган.

"Экспертиза нәтиҗәләре килде. Наркотик матдәләр эзләре табылган. Тикшерү бара", - дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Эчке эшләр министрлыгында. Безнең мәгълүматлар буенча, сүз канабис (марихуана) һәм героин эзләре турында бара.

Исегезгә төшерәбез, "Авангард"ның 34 яшьлек капитаны Алексей Емелин "Ак Барс" ка каршы плей-офф ярымфинал сериясенең беренче матчыннан соң үзен начар хис итә. Уен 3 апрельдә Казанда узды. Икенче көнне хоккейчы РКБ-2гә госпитализацияләнә. Татарстан медиклары куйган беренчел диагноз - токсик гепатит.

Кичә Емелинны реанимобильдә Казаннан Мәскәүгә озатканнар һәм 15 сәгатьтән соң аны Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтына салганнар.

Соңрак, хоккейчыга бавырын алыштыру кирәк булачак, дигән мәгълүмат барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев