Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һава торышы үзгәрә, сак йөрүегез сорала

Синоптиклар фаразлавынча, 9 һәм 10 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начарланачак: кар, юеш кар, күз күреме 500 м га кадәр чикләрлек буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне машинаның техник әзерлегенә җитди карарга чакыра. Кышкы чорда: декабрь, гыйнвар һәм февральдә кышкы шиннар белән комплектланмаган M1 һәм N1 категорияле транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела. Шулай ук төрле зурлыктагы, конструкцияләр, модельләрне, протекторның төрле рәсемнәре булган, суыкка түзә һәм түзми торган, яңаларын һәм ямалган шиннарны бер күчәргә кую тыела.

 

Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш.

 

 

Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан, бигрәк тә тыелырга кирәк. Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк. 12 яшькәчә балаларны җиңел машинада алгы утыргычта, 7 яшькә кадәргеләрне арткы утыргычта бары тик авырлыкка һәм үсешенә туры килә торган балаларны тотып тору җайланмаларын кулланып кына йөртергә кирәк.

 

 

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик кирәк булмаса, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, юлда ярдәм сорап 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X