Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ата хокукыннан мәхрүм иткәндә

Әгәр әти кешене ата хокукыннан мәхрүм итәләр икән, баланың нинди хокуклары кала? Әти кеше аңа алимент түлиме? Милек калдырырга тиешме. Ә аннары баласыннан алимент таләп итә аламы?

Ул баласына биш ел дәвамында 1500 сум алимент түләп барган.

Газета укучы.

Әти-әни хокукыннан мәхрүм итүнең нәтиҗәләре түбәндәгедән гыйбарәт:

-баланың торактан файдалану һәм милек хуҗасы хокуклары саклана;

-баланың әти-әнисе яки башка туганнарыннан мирас алу хокукы саклана;

-ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр баланың мирасчылары исемлегеннән төшеп кала.

Ата-ана хокукыннан һәм вазифаларыннан  мәхрүм итеп, закон тиешле тәртипне билгели. Ул, алга таба баланы кем тәрбияләвенә карамастан (әтисе яки әнисе, тәрбиягә алган гаилә, опекун, попечитель, балалар йорты вәкиле) үтәлә. Бала яшәүче оешма администрациясе һәм санап үтелгән затлар аның әтисенә яки әнисенә дәгъва гаризасы язарга хокуклы. Алар әлеге гаризада бала тәрбияләүгә алимент таләп итә ала. Чөнки хокукларыннан мәхрүм ителгән ата яки ана баланың өстәмә чыгымнарын күтәрүдә катнашырга тиеш. Бу, шулай ук, ата-ана хокукы чикләнгәннәргә дә кагыла.

Әти кеше, баласына карата туганлык факты буенча бирелгән барлык хокукларын югалта. Моңа өлешчә түбәндәге мөмкинлекләр кагыла:

-бала тәрбияләүдә катнашу;

-төрле хезмәтләрдә һәм органнарда аның мәнфәгатьләре буенча вәкил булу;

-аның белән күрешү һәм аралашу;

-тәэмин итүчене (кормилец) югалту буенча пенсия алу;

-бала үлгәннән соң аның милкенә мирасчы буларак өмет итү;

-эшкә яраксызлыкка чыккан очракта баладан акчалата ярдәм алу;

-баласы булу нигезендә дәүләт тарафыннан бирелә торган акчалата ярдәм, пособияләр һәм ташламалардан файдалану.

Шулай итеп, аталык хокукын чикләүләрдән аермалы буларак, тулаем мәхрүм иткәндә, әти кеше баласы белән шәхси очрашулар һәм башка төрле контактлар, шулай ук бер торак мәйданда яшәү хокукларын тулаем югалта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев