Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Ата капиталы" кертелә. Күләме күпме дисез?

Россия Иҗтимагый палатасы "Ата капиталы" кертергә тәкъдим итте.

Субсидия өченче бала туган очракта биреләчәк. Биредә балаларның бер гаиләдә тууы һәм бер гаиләдә тәрбияләнүе, әти-әниләренең теркәлгән никахта булуы шарт.
"Ата капиталы" ана капиталы буенча түләүләрне алыштырмый. Ә суммасы ана капиталы түләүләре кебек булачак. Ана капиталы суммасы быел 453 мең сум тәшкил итә. Проект авторы, Россия Иҗтимагый палатасының Гаилә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Рыбальченко сүзләренә караганда, "бу финанс ярдәме генә түгел, ә җаваплы ата булуга, күпбалалы гаиләнең иминлегенә дә ярдәм итә".
Яңа чаралар комплексын гамәлгә ашыруга беренче этапта Ерак Көнчыгыш, Калининград өлкәсе, Севастополь һәм Кырымны кертү планлаштырыла. Икенче этапта проектка Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округлары кушылырга тиеш. Йомгаклау этабында инде Россиянең калган төбәкләре кушылачак.

Чыганак - Кызыл Таң

Фото: bashny.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев