Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аспирин - җыерчык, бетчә һәм пигмент тапларны юк итә

Бүген сүз бөтен дөньяда популяр булган анальгетика турында барачак, ул без ясаячак крем составына керәчәк.

Моның өчен безгә түбәндәгеләр кирәк булачак:

  • 5 төймә аспирин,
  • 4 аш кашыгы бал,
  • 1 аш кашыгы натураль йогырт.


Аспирин төймәләрен порошоксыман халәткә китереп изәргә, аңа бал һәм йогырт өстәргә. Барлык компонентларны катнаштыргач, паста барлыкка киләчәк. Менә шуннан файдаланачакбыз да инде. Аны чиста, су белән юган битебезгә сөртәчәкбез. Ә гомумән, мондый йорт шартларында ясалган битлекләр һәм кремнар яхшырак тәэсир итсен өчен, иң элек, битне парландырырга кирәк. Шуңа күрә бу аспиринлы крем куллануның иң кулай вакыты - душтан соң.

Бу вакытта йөз парланган, бит эзләре ачылып киткән һәм, әлбәттә, барлык туклыклы матдәләрне яхшырак сеңдерергә сәләтле була. Җыерчык, бетчә һәм пигмент таплар булган урыннарга аеруча зур игътибар биреп, биткә крем сылап чыгабыз. Крем кибеп беткәнче аны биттә тотабыз, соңыннан салкынча су белән юып алабыз. Һәм бу процедураны һәр төнне йоклар алдыннан, өч атна буе кабатларга кирәк. Бу чорда дымландыручы кремнар куллану киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев