Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 991 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 635е – шәһәрдән, 356сы районнан булган. 342 кеше госпитализацияләнгән. 262се – шәһәрдән, 80е – районнан. Ремплер авылының Пионер урамында ире кыйнаган 42 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар беренче ярдәм күрсәткән.

Татарстан урамында билгесез кешеләр кыйнап баш мие селкенгән 36 яшьлек исерек ирне медиклар травматология бүлегенә китергән.
Билгесез сәбәпләр аркасында 3нче каттан егылып төшеп умыртка сөяген, ботын сындырган 40 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән.
Королев урамында билгесез кешеләр кыйнап баш мие җәрәхәтләнгән, кома хәлендәге 25 яшьлек ирне медиклар травматология бүлегенә китергән. 
Королев урамында хатыны кыйнаган 81 яшьлек ир-атка медиклар ярдәме таләп ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X