Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1239 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 790ы – шәһәрдән, 449ы – районнан. 392 кешене госпитализацияләгәннәр. 286сы – шәһәрдән, 106сы – районнан.

Медикларны Шевченко урамына, аяк табанына үзе аптып, пуля җәрәхәте ясаган 19 яшьлек кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Комаров урамында билгесез кешеләр кулыннан зыян күргән, баш мие җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган 48 яшьлек исерек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны травмпунктка китергәннәр.
Заикин урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие селкенгән 35 яшьлек иргә ярдәм таләп ителгән.
Столичная урамында ире этеп еккан һәм умыртка сөяген имгәткән 41 яшьлек исерек хатынга медиклар ярдәм күрсәткән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Жуков урамында туганы кыйнап, баш мие селкенгән 94 яшьлек әбигә ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Ленин урамында 29 яшьлек исерек ирне, травматик пистолеттан атып җәрәхәтләгәннәр.
К.Маркс урамында корсагына пычак кадалган 32 яшьлек иргә, медицина ярдәме күрсәтелеп, хирургия бүлегенә китерелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев