Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашламаның абруе

Горчица түбе (горчичный жмых) – фитосанитар функцияле һәм биоягулык ролен үтәүче органик ашлама. Шундый ун килограмм продукт бер кубометр тиресне алыштыра.

Ул үсемлекләрне бик күп авырулардан дәваларга сәләтле, проволочник һәм лайлач әкәм-төкәмне, төрле зарарлы суалчаннар (нематод) һәм коңгызларны, кимерүчеләрне куркыта. Моннан тыш, горчица түбе кишер һәм суган бетенә каршы да кулланыла, туфракны тамыр черекләреннән чистарта, фитофтора таралуын тоткарлый.
Әлеге экологик яктан чиста, органик, югары сыйфатлы ашлама – эре чыгартылган порошок рәвешендә. Туфракның структурасын һәм тоз режимын яхшырта, кыр­мыскаларны куркыта. Аны язын һәм көзен җир казыганда да, үсемлек төбенә дә кушарга мөмкин.  
Ашлама составына кергән барлык элементлар органик формада. Бу – үсемлекләрне тулысынча туендырырга ярдәм итә һәм яшелчә культураларында нитратлар туплануга юл куймый. Горчица түбен кулланган очракта, табигый матдә булганлыктан, җыеп алынган уңышта кеше организмына зыян китерүче куркыныч химик кушылмалар, авыр металлар, радионуклидлар юклыгына гарантия бар дигән сүз.

Һәр якшәмбедә кибеткә яңа товар кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: горчичный жмых