Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашаган белми, тураган белә

2018 елгы җәй безнең хәтердә пенсия реформасы һәм футбол чемпионаты белән истә калыр мөгаен.

Икесе дә Россия халкы өчен бик мөһим шул, хәтта тарихи дип тә әйтергә була. Хәзер инде чемпионат шаукымыннан сүрелеп, реформа мәсьәләсен карарга, ягъни ни өчен һәм ни дәрәҗәдә кирәген бәяләргә, акыллы кешеләр фикерләренә колак салырга була.  Ә шул чит ил фанатлары белән бергә чит ил футбол командалары өчен җан атып утырганда мөһим закон проекты әзерләнеп, ул Дәүләт Думасында да каралды инде. Һәм көз көне кабул ителергә дә мөмкин. Әгәр дә тагын төзәтүләр һәм өстәмәләр булмаса.

Дәүләт Думасында депутатларга бу проектны тәкъдим иткән  Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерүенчә, пенсияләр яше узган гасырның 30нчы елларында ук билгеләнгән булган. Шуңа күрә законга үзгәрешләр кертү заман таләбе дә булып тора. Гомер озынлыгы арта, пенсионерлар саны да, шуңа бәйле рәвештә дәүләтнең пенсияләрне арттыру мөмкинлеге дә елдан-ел кими бара. Ә инде реформа кертелгән очракта,  пенсияләр инфляциядән ике тапкыр югарырак темпта индексацияләнә алачак. Топилин әйткәнчә, Россия тарихында андый хәлнең булганы булмаган әле.  Министр шулай ук пенсия  яшен арттырудан алынган акча  пенсияләрне индексацияләүгә китәчәген (елына ул 7 процент тирәсендә) һәм нәтиҗәдә 2024 елга эшләмәүче пенсионерларның  пенсиясенең уртача күләме 20 мең сумга җитәчәген искәртте. Уйланганча, ир-атлар 2028 елда 65 яшьтән, ә хатын-кызлар 2034 елда 63 яшьтә пенсиягә китәчәк.

Язманың дәвамы газетаның чәршәмбе санында (№53).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул вакытта пенсиягә китүче калса инде, теге зәхмәт авыру рәттән кыра бит хәзер, хәзерге пенсия яшенә җитүчеләр дә бик аз калып бара.Дәүләт ота инде, яшьне арттыргач, түлисе булмый, акчалары үзләренә кала!