Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аш-су бүлмәсе сөлгеләрен ничек агартырга?

Кер юу машинасы гына кайчак мондый сөлгеләрне җиңә алмый. Ярдәмгә “Я.Ү”дән киңәш.

Нигездә, кухня сөлгеләрен кер юу машинасына салсаң да җитә: ак сөлгеләрне 90-100, артык пычрак булмаса, температурасы 40-60 градус та җитә. Төсле сөлгеләрне 40 градустан да артык булмаган температурада юу яхшырак. Әмма ныклы тапларны, әйтик, майдан, кофе яки чөгендердән “Бизәкләнеп” калганнарын ничек бетерергә соң?

Иң мөһиме - тукыманы вакытыннан алда туздырмас өчен, радикаль методларны айга 1 тапкырдан ешрак кулланмаска. Кухня сөлгеләрен тиешенчә тәрбияләсәң, алар сезгә берничә ел хезмәт итәчәк.

Тагын бер мөһим билге: бары тик ак һәм аксыл вафель сөлгеләрен генә хлор белән агартырга мөмкин. Чәчәкле һәм махровый салфеткаларны кул яки кер юу машинасында юарга мөмкин һәм бик озак түгел.

Кухня сөлгеләренең майлы һәм теләсә нинди башка тапларын чистартырга үсемлек мае ярдәмгә киләчәк. Бу ысул максималь гади, әмма 100% үз эшен башкара.
Инструкция: Кәстрүлдә 5 литр су кайнатыгыз (якынча бу суда 8 кухня сөлгесен юып булачак). Кайнаган суны тазга салыгыз, аңа 1 аш кашыгы коры агартучы порошок (отбеливатель), 2-3 аш кашыгы кер юу порошогы һәм 1 аш кашыгы үсемлек мае өстәгез һәм болгатыгыз. Пычрак сөлгеләрне салкын су белән чылатканнан соң, аларны шушы катнашмага салып, 8-12 сәгатькә (мәсәлән, кичтән иртәнгә кадәр) җебетергә калдырыгыз.

Чиста суда сөлгеләрне чайкап алырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев