Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Артык килограммнардан - көлеп!

Кызык-мызык анекдот

- Доктор, мин яшиячәкменме?

- Әйе... үлмәсәгез...

******

Сәламәт ризыктан турында тапшыру караганнан соң, улы:

-Әти, иттән чынлап та картаялармы?

- Әйе, улым, 80ннән соң.

-Ә ит ашамасаң?

-40тан соң...

******

-Мин үзем йомшак күңелле хатын инде. Мәсәлән, бүген иртә белән бер хәчтерүшкә 100 доллар бирдем.

-Ай-һааай! 100 доллар! Кызык, моңа синең ирең ни диде инде?

-Нәрсә әйтсен инде ул, рәхмәт, диде...

*****

-Алло, сәлам! Ничек хәлләрең, нишлисең?

-Менә артык килограммнардан арынам әле...

-О! Спортзалдамы?

-Юк, бәдрәфтә...

******

-Бәгърем, бу төн шундый шәп иде!!!

-Чынлапмы?

-Әйе!!!

-Ярар алайса, мин бүген дә әниләрдә кунам?

******

-Кешегә 12 метр эчәклек нәрсәгә икән ул?

-Арт саныңны кайнар чәй белән пешермәс өчен.

******

-Авыру, менә бу юлларны укыгыз әле!

-Укый алмыйм!

-Ә сез, иптәш, сукыраясыз бугай!

-Әттәчем генә икән! Бөтенләй надан булуым җитмәгән, инде сукыраям да икән!

*****

-Матурым, телисеңме, мин сине көчле моторлы зур машинада утыртып йөртәм?

-Ничек? Без бит әле рәтләп танышмадык та... ну, ярар соң!

-Бик шәп! Әйдә, тукталышка, булган 100 сумга рәхәтләнеп автобуста утырып йөрибез!

*****

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев