Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Армиягә китә егетләр

Көзге чакырылыш башланды. Белгәнебезчә, 18 яше тулган һәр егет хәрби хезмәт үтәргә тиеш. Әле күптән түгел генә язгы чакырылыш тәмамланган иде, көзгесенә дә аяк бастык.

Армия яшенә җиткән егетләре булган әти-әни өчен аеруча дулкынландыргыч көннәр бу. Кадерләп кенә үстергән сабыеңны, юк ла инде, буй җиткән улыңны чит-ят җирләргә чыгарып җибәрүе, әлбәттә, җиңел түгел.

Ә солдат шулпасын ашарга әзер булган егетләрнең кәефе көр. Хәрби комиссариатта очрашып сөйләшкән булачак солдатларның күбесе үз теләге белән армиягә китүен белдерде. Бу адымын алар киләчәк тормышларында ярдәм итәчәген яхшы аңлый. Көзге чакырылышта 133 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Призывникны армиягә җибәрергәме, әллә аңа өстәмә вакыт бирергәме, яисә законга нигезләнеп, хәрби хезмәттән азат итәргәме? Моны чакырылыш комиссиясе хәл итә. Комиссия әгъзаларына егетләр үз теләкләрен дә җиткерә алды. Район башлыгы Александр Тыгин җитәкчелегендәге комиссия 50 егетнең шәхси эшен карады, техника йөртү таныклыгының барлыгын тикшерде һәм армиягә алу турында карар кабул итте. Бу көнне нигездә, урта һөнәр училищеларын, югары уку йортларын тәмамлаганнар килгән иде. Кайберәүләр сәламәтлегенә бәйле рәвештә бу чакырылышта китә алмый. Мәсәлән, Адель Сафиуллин гыйнвар аенда РКБда операция ясатырга дип язылган. Мондый очракта бу сорауны үзең генә түгел, ә чакырылыш комиссиясе хәл итәргә тиеш. 20 октябрьдә рес­публика хәрби  комиссариатыннан табиб­лар килеп, тикшерү уздырачак. Һәм егетнең армиягә кайчан китәчәге билгеле булачак. Татар Танаеннан килгән Фәнил Уразов башка яшьтәшләре кебек үк контракт буенча хезмәт итәргә теләмәвен әйтте, сәбәбен ике ел вакытның күп булуы белән аңлатты. Александр Тыгин бу урында туктап, үз фикерен җиткерде.

Тулы язма газетаның чәршәмбе санында (№75).

Илсөя Завилейская фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев