Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Армиядән качырга теләп үз әбисенә өйләнгән

Украиннар сугыштан туйган, хәтта армиядә хезмәт итәргә дә теләми. Киев ир-атларга җәннәт вәгьдә итсә дә, хәрби комиссариатларга үз теләкләре белән килүчеләр юк.

Хәтта украиннар хәрби хезмәттән качу өчен ниләр генә эшләми: еш кына башка сыймаслык хәлләргә баралар. 
Менә шундый бер очрак: 24 яшьлек Александр Кондратюк 81 яшьлек икетуган әбисенә өйләнә. Күршеләр раслаганча, карчык беренче төркем инвалид, һәм аның яшь «ире» опекун буларак, армия хезмәтеннән автомат рәвештә кичектерелә. Чакырылыш вакытында ул хәрби комиссариатка никах турындагы белешмәне бирә, һәм, шуның белән вәссәлам, чөнки асылда егет бернинди дә законны бозмый бит. 
"Көн саен миңа килә, хәлләремне сораша", - ди призывникның хатыны Зинаида Илларионова. Александр өйдә юк, дип яза Украинаның мәгълүмат чаралары, тик әби законлы иренең үзе белән яшәвен тәкьрарлый. 
Мондый очракка Украина халкы көлеп карый, һәм бер дә гаҗәпләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев