Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Армиягә китә егетләр

Армиягә язгы чакырылыш чоры узып бара. Ил буенча шул кадәр, Татарстаннан шул кадәр, районнан шул кадәр дип саннар  белән таныштыралар.

Без балачакта язын 4-5, көзен тагын 4-5 егетне солдатка озаталар иде. Авылда егетләр күп иде. Солдатка китәргә повестка алгач, кызлар, әниләреннән кача-поса кулъяулык чигәләр,  истәлеккә бирәләр иде. Кызлар арасында  бигрәк оста  итеп, энҗеләр  тагып чигүче кызлар бар иде.

Ул чорда солдат хезмәте  өч ел, өч ел ярым , ә флотта дүрт ел хезмәт итәләр иде шул.

Без дә үсеп җиттек. Абыйлар көзге чакырылышта 5-6 егет киттеләр. Аларга да безнең яшьтәш кызлар кулъяулыклар чиктек. Егетләрдә егермешәр кулъяулык та була иде. Шул кулъяулыкны чайкап, урам әйләнеп, гармуннар  белән җырлап, ә бала-чагалар егетләр артыннан ияреп йөреп  урам әйләнәләр иде.  Авыл читендә солдатка китүче егетләрне азан әйтеп, авыл картлары дога кылып озаталар. Ә яшьтәш егетләр вокзалга кадәр, кайберләре  военкоматка кадәр барып озаталар. Истәлеккә биргән кулъяулыкны егет үзе белән “Иң кадерлесен” алып китә, куен кесәсендә йөртә, армиядән кайтканчы саклый, ә калган кулъяулыкларны әниләр сандыкта саклыйлар.

Өйдән чыгып киткәндә  солдатка китәсе егетләр матчага үзенең онга  батырган кул эзен калдыра, ул  әйләнеп кайтасын билгели торган бер йола булгандыр инде.

 

Рәйханә Зәйнуллинаның “Армиягә китә егетләр” дип аталган язмасының тулы вариантын  газетадан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев