Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аракы сатуның үз вакыты бар

«Спирт, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында» федераль законга ярашлы рәвештә, кибетләрдә алкогольле эчемлекләрне 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр сату тыела.

Ә Татарстанда исә тыю срогы тагын да озынрак – 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр.
Закон буен­ча шулай ук җәмәгать туклану  предприя­тиеләрендә андый эчемлекне тарасын (шешәсен) ачмый сатарга  ярамый.
Ярамыйга карап тормыйлар шул. Әнә  шулай Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре гыйнварның беренче яртысында гына да  югарыда күрсәтелгән законны бозучы дүрт фактны теркәргә өлгергән.
– Яшел Үзәндә һәм Югары Ослан районында трасса буенда урнашкан кафеларда алкогольле  продукцияне шешәдән бушатмый сату очрагын теркәдек.  Кайбыч  районындагы һәм Яшел Үзәндәге кибетләрдә спиртлы эчемлекне иртәнге 10 тулганчы сата башлаганнар иде. Бу очрак­лар буенча гаеплеләр РФ  административ хокук бозулар турында  Кодексның 14.16 маддәсенең 3 өлеше буенча җавапка тартыла, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының бүлек начальнигы Рифат Сөнгатуллин.

Фото: kazanreporter.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: продажа алкоголя Зеленодольские новости