Горький исемендәге мәдәният залында тамаша узды.
Яшел Үзән укучылары "Чистая победа" дип исемләнгән фильмны карарга җыелдылар. Кино азагында зал алкышлар белән тулды. Беренчедән, фильм йөрәкнең үзәгенә үтеп күңел кылларын дер итте, икенчедән, төп рольләрне уйнаган Дмитрий Гончаров белән Владимир Нисков Яшел Үзән сәхнәсендә үзләре басып торалар иде. Балалар автограф алып, актерлар белән рәхәтләнеп әңгәмә кордылар.
Автор фотолары.
Нет комментариев