Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аны эш белән төзәтәчәкләр

Наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы теләсә-кайсы гамәл өчен җавап бирергә туры килә.

Моны яшь кешеләр бик яхшы аңларга тиешләр дә бит. Әмма әледән-әле андыйлар полиция хезмәткәрләренә эләгеп тора.
Менә шулай агымдагы елның июлендә Артур атлы егет (исеме үзгәртелгән) Рогачев урамындагы йорт подъездында тотыла. Тикшерү барышында ул үзеннән гаепне төшерү өчен  0,45 грамм  наркотик матдә салынган сигарет кабын  ыргытырга өлгерә. Шуны сәбәп итеп судта гаебен танырга да теләми. Аның бу матдәне билгесез бер кешедән законсыз сатып алганлыгы ачыклана. Әлбәттә, сатучының шәхесе ачыкланмыйча калмас. Анысы вакыт эше генә.
Суд Артурга да хөкем карары чыгара. Ул 1 ел буе төзәтү эшләрендә эшлиячәк һәм эшләгәненең 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак дип хәбәр итә  прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев