Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Антициклон йогынтысында Татарстанда кисәк суытачак

Республикада көндез 13-18 градус җылы булачак.

Бүген, 13 июньдә, Татарстанда кисәк суытачак. Республика синоптикларының беренчел фаразлары буенча, моңа салкын антициклон сәбәпче булачак. Бу хакта Гидрометүзәк хәбәр итә.

Көндез явым-төшемнәр көтелми. Алмашынучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә Гидрометүзәк.

Пәнҗешәмбе көндез һәм төнлә урыны белән төньяктан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Җил тизлеге 15-18 метр булачак. Шул сәбәпле Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклык чаралары турында искәртте.

Төнлә температура 4 градус, ә көндез 13-18 градус җылы булачак.

  • КФУ профессоры Юрий Переведенцев киләсе атнада суытачагын әйткән иде.

Чыганак «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярар, бераз һава сулап алсын үсемлекләр дә, кешеләр дә, мал-туар да!