Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Андрей Кузьмин "Язылган өчен телевизор" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Аларга телевизор һәм фотоаппаратлар бирелде.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин "Язылган өчен телевизор" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Аларга телевизор һәм фотоаппаратлар бирделәр.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2018/09/05/703A6176.JPG

  • Язылучылар өчен оештырылган әлеге акция тугызынчы тапкыр үткәрелә. Соңгы язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үткәргән ярышта Татарстаннан 120 язылучы катнашкан. Алар компаниянең өч һәм шуннан да күбрәк басмасына язылганнар.

Ярышның төп призын - телевизорны Яшел Үзәндә яшәүче Рамил Тимургалиев алды. Ул “Идел”, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Салават күпере”, “Сабантуй” басмаларын ала. Фотоаппарат Нияз Миңгалиев белән Сания Тимершинага бүләк ителде. Нияз Миңгалиев “Чаян”, “Шәһри Казан”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Казан утлары”, “Мәдәни җомга”, “Безнең мирас”, “Ялкын”, “Сабантуй”, “Идел”, “Яшел Үзән” басмаларын ала. Сания ханым “Шәһри Казан”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Яшел Үзән” басмаларына язылып тора.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2018/09/05/703A6116.JPG

Төп призны алучы Рамил Тимургалиев үз фикерләре белән уртаклашты. “Җиңерменме юкмы дип уйланмадым. Төрле журналларны балаларым да бик яратып укый. Басмаларны интернеттан түгел, бастырылган рәвештә укырга бик яратабыз. Телевизор өчен рәхмәт, алып кайтып куячакбыз”, - диде  ул.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2018/09/05/703A6165.JPG

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин башкаларны да басмаларга язылырга чакырды. “Без иң актив язылучыларыбызны бүләкләргә һәм аларга рәхмәтебезне белдерергә бүген бирегә чакырдык. Сез безнең басмаларның тугрылыклы язылучылары. Гел языласыз, басмаларыбызда кызыксыну табасыз. Безнең яңа язылу кампаниясе башлана. Тагын да активрак катнашырга сезгә генә түгел, Татарстанның башка яшәүчеләренә дә бар мөмкинлекләр дә бар. Мин бу процесста Яшел Үзән районының да актив катнашканына бик шат. Безнең җиңүчеләр билгеле. Төп призны Рамил Рәшитович алды. Безнең басмалар объектив. Алар бернинди дә сары матбугат түгел. Шуңа күрә язылуыгыз өчен рәхмәт. Безнең редакцияләрдә чыннан да Республиканың иң яхшы журналистлары җыелган. Шуңа күрә халыкка дөрес мәгълүмат гел җиткерелеп тора. Без сезнең өчен эшлибез. Мин Республикабызның башка яшәүчеләрен дә әлеге акциядә актив катнашырга чакырам”, - диде Андрей Кузьмин.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: редакция газеты «Яшел Узэн» телевизор за подписку газета и журналы Татмедиа газета Яшел Узэн

2
X