Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Аналарга мәдхия"

Бакырчы авылы клубында шундый исемдәге бәйрәм кичәсе булды. Әлеге бәйрәм бездә өченче ел рәттән уздырыла. Быел өч бала табып үстергән, пенсия яшендәге 11 ана катнашты биредә.

Хөрмәтле Аналар! Сәгьдиева Гөлфирә апа, Мөзафарова Әлфия апа, Борһанова Фирдәүсә апа, Насыйбуллина Динә апа, Закирова Рәшидә апа, Исмәгыйлова Хәлимә апа, Гатауллина Фирдәүсә апа, Бикмуллина Гөлфирә апа, Насыйбуллина Мәдинә апа, Яруллина Рәмилә, Нигьмәтуллина Сания апа олы башыгызны кече итеп, бәйрәмгә килгәнегез өчен, мең рәхмәт әйтеп баш иям. Балаларына, оныкларына, залны тутырып килгән авылдашларыма (коридорда тыңлаган кунаклардан гафу үтенәм, залга сыешып бетмәдек) олы рәхмәт белдерәм. Өч сәгатькә сузылган бәйрәм бер сулышта узды да китте. Күпме истәлекләрне барладык, җылы сүзлэр әйтелде, кочаклап үбүләр әниләрне, концерт номерлары, бүләкләр...ә күпме яшь тамчылары коелдв...
Ихлас, җылы үтте бәйрәм кичәсе. Тамашачы таралырга ашыкмады. Исән-сау булып, киләсе елга очрашабыз, диеп сүз куештык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев