Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталы: аны ничек тотарга?

Былтыр Татарстан Пенсия фонды 20 меңнән артык ана капиталы сертификатын биргән.

Бу программа гамәлгә кертелгәннән соң сертификат алырга  гариза бирүчеләр саны 266 меңнән артты. Сертификат ияләренең 80 процентка якыны  ана капиталыннан тулысынча файдаланды. Әлеге программа башланганнан бирле 77 млрд сум акча  түләнде. 
Ана капиталын тотуның иң популяр юнәлеше торак шартларын яхшырту. Бу максатка 207 меңнән артык татарстанлы ана капиталы акчасын тотты.  Шуларның 180 меңнән артыгы өлешчә яисә тулысынча торак кредитларын каплады. Тагын 28 меңнән артык гаилә  кредит алмый гына шушы ярдәм белән торак шартларын яхшыртты. 
Болардан тыш, ПФР балаларны укытуга 16 мең гариза кабул итте. 2018 ел башыннан программага төзәтүләр кертелгәннән, ягъни акча тотудан өч еллык чикләү алынганнан  соң гаиләләр  сертификат алу белән  акчаны мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тота алды. 
Нәтиҗәдә, 4 меңләп гаилә ана капиталы исәбеннән балалар бакчаларына түләгән. Мондый очрак­ларда  балалар оешмаларының лицензиясе булуы шарт.
Шулай ук 2018 елда аз керемле гаиләләргә  маткапитал исәбеннән айлык түләүләрне  алу мөмкинлеге дә бирелде. 

Тулырак газетадан укырга мөмкин (№7).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Материнский капитал

2
X