Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталы алу мөмкинлекләре артты

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларга да ана капиталына сертификат алырга мөмкин булуын искә төшерә.

2022 елның 1 маеннан әлеге хокуктан файдаланучылар исемлеге закон белән киңәйтелгән. Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:
 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар (баланың әнисе үлгән яисә Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән дип танылган очракта);
 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә уллыкка алучы ир-атлар (баланың әнисе үлгән яисә Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән дип танылган очракта).
Шул ук вакытта, дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә хокукы булган ир-атлар бар:
 уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;
 уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар.
– Ана капиталын рәсми ләштерү өчен әти кешегә яки уллыкка алучы ир-атка Дәүләт хезмәтләре порталында яки «Минем документлар» күпфункцияле үзәгендә гариза бирү дә җитә. Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәт ителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү генә кулланылмый, – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстанда Россия гаилә ләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру вакытыннан бүгенгәчә 500 ир-ат (гаилә) ана капиталына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев